Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда үзенең өч баласының анасын үтергән ирне хөкем иттеләр

Былтыр 2 августка каршы төндә Константиновка бистәсендәге шәхси йортта 39 яшьлек ир-ат хатынын кер бавы белән буа.

news_top_970_100
Казанда үзенең өч баласының анасын үтергән ирне хөкем иттеләр

Казанда яшәүче Айрат Бакировны тугыз елга каты режимлы колониягә озаталар. 17 сентябрьдә Казанның Совет районы суды өч бала анасын үтерү буенча җинаять эшенә нокта куйды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

39 яшьлек Айрат үз гаебен таныган, үкенүен әйтә. Моңа кадәр өй сагында булган өч бала атасын суд залында кулга алдылар.

Бу гаилә Константиновка бистәсендә яши. Аларның өч нәни кызы бар. Кызларга 10, 7 һәм 5 яшь. Былтыр 2 августка каршы төндә гаиләдә фаҗига була. Айрат Бакиров көнчелек аркасында килеп чыккан җәнҗал вакытында хатынын үтерә. Хатыны сөяркәсе янына күченеп китәргә җыенуын әйткәч, ир ярсуыннан җинаять кыла. Ул кер бавын ала һәм хатынын буа. Аннары ул үзе полициягә хәбәр итә, аны тоткарлыйлар һәм өй сагына алалар.

«Бакиров оныкларны миңа һәм минем туганнарыма каршы котырта. Алар безне гаепли. Ул гафу да үтенмәде. Мин аны СИЗОга озатуларын телим, җәзаны татып карасын», — дип сөйләгән алдагы суд утырышында мәрхүмә хатынның әнисе. Тик ул вакытта суд Айратны өй сагында калдыру турында карар чыгара.

Мәрхүмәнең апасы һәм әнисе сүзләренчә, Бакиров хатынына яла яга, ул җәзаны йомшартырга тели. Чынлыкта бу ир беркайда да эшләми, хатыны хисабына яши, аның үзенең дә сөяркәләре бар, ди мәрхүмәнең туганнары.

«Минем сеңлем мәрхәмәтле, йомшак кеше иде. Әйе, ул аннан китәргә җыенды. Ул көнне Гөлнара әнигә шалтыраткан, әнигә китәсе булган, тик өлгермәгән», — ди мәрхүмәнең апасы.

Ул сеңлесенең кызларын яратуын, аларны тулысынча тәэмин итеп торуын, тәрбияләвен, үләргә берничә көн алдан гына мәктәп формасы, уку әсбаплары алуын сөйли, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100