Теләче районында гарасат мәчет манарасын аударган (видео)

Теләче районы Олы Мишә авылында боз яуган һәм гарасат узган. Шушы авылда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә табигать стихиясенең нинди нәтиҗәләргә китерүен сурәтләгән видео- фотолар урнаштыра.

Социаль челтәрләрдә утыручылар әйтүенчә, ураган вакытында мәчет манарасы ауган. Боз явып, бәрәңгеләрне егып бетергән.