Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы йөз елда иң көчле су басу» — Ялтага керү тыела, үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Елгалар ярларыннан чыкты, җәяүлеләр юлларын су басты, шәһәр транспорты йөрми.

news_top_970_100
«Соңгы йөз елда иң көчле су басу» — Ялтага керү тыела, үлүче һәм зыян күрүчеләр бар

Ялта курорт-шәһәре администрациясе башлыгы Янна Павленко шәһәрдә соңгы йөз елда иң көле су басу күзәтелүен әйтте. Аның сүзләренчә соңгы тапкыр 1922 елда Ялтаны су баскан булган. Бу вакытта 190 миллиметрдан артык явым-төшем яуган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бүген, 18 июньдә, Ялта шәһәрендә бер тәүлек эчендә 135 мм явым-төшем булды (бер айлык норм 42 мм). Табигый бәла-каза вакытында 8 кеше имгәнде, 62 кешене йортыннан күчереп урнаштырганнар.

Әлеге вакытта шәһәрдә яңгыр ява. Ялтаның зур өлешендә ут һәм су юк.

Ялтада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, шәһәргә керү тыела. Дерекойка елгасы ярларыннан чыкты, җәяүлеләр юлларын су басты, шәһәр транспорты йөрми.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, су басу вакытында бер кеше һәлак булган. Кырым башлыгы Сергей Аксенов оперштаб киңәшмәсе вакытында шул хакта сөйләгән.

«1995 елда туган бер кешене су агымы алып китте, ул һәлак булды», — дигән ул.

«11 сәгать эчендә 90 мм чамасы явым-төшем булды. Шәһәр уртасыннан уза торган ике елга ярларыннан чыкты. Хәзерге вакытта шәһәргә керү тыела. Чөнки контрольдә тотылмый торган су агымы кешеләрне, машиналарны агызып китә», — дип сөйләгән Павленко.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100