Популяр детективлар авторы Екатерина Вильмонт вафат | intertat.tatar

Популяр детективлар авторы Екатерина Вильмонт вафат

Ул «Балалар детективы» сериясен дә иҗат иткән.

Популяр детективлар авторы Екатерина Вильмонт 75 яшендә вафат булган. Бу турыда нәшриятка сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Екатерина Николаевна кырыктан артык роман язган. Бу тарихларның һәрберсе нәшрият өчен бер вакыйга булды, кешеләргә яшәргә ярдәм итте һәм кәефләрен күтәрде», диелә хәбәрдә.

Вильмонт олылар өчен китаплар белән беррәттән, «Балалар детективы» сериясен дә иҗат иткән. Аның әсәрләре буенча сериаллар төшергәннәр. Мәсәлән, «Путешествие оптимистки, или Все бабы дуры» китабы буенча «Любовь слепа», «Курица в полете» буенча «Счастье по рецепту» киносы бар.