Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Богырысланда балалар һәм аларның анасының мәете табылган йортка ут төрткән булганнар

Шәһәр халкы 39 яшьлек хатынны эчеп йөрде, дип искә ала.

news_top_970_100
Богырысланда балалар һәм аларның анасының мәете табылган йортка ут төрткән булганнар
https://oren.sledcom.ru

Бүген Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә янгында өч кеше һәлак булган, дип язган идек. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча идарәсенең, Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Соңрак ике бала һәм аларның анасын үтерүләре билгеле булды. Хокук саклаучылар аларны җинаять корбаннары булган дип фаразлый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгын турында иртәнге сигездә хәбәр итәләр. Бу йорт каршында гына янгын сүндерү часте урнашкан. Күрше ир-ат янгын сүндерүчеләр чакыра, тик беркемне дә коткарып булмый.

Янгынны сүндергәндә өйдә 39 яшьлек хатын-кыз, аның 3 һәм 5 яшьлек ике кызының мәете табыла.

Хәзер янгын сәбәбе ачыкланган. Фаҗига урынын караганда, тикшерүчеләр ут төртү билгеләре булуын ачыклый. Алар өйдә кемдер янгын ясаган дип фаразлый.

«Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү», чит кеше милеген юк итү факты буенча җинаять эше ачыла.

Шәһәр халкы мәрхүмә хатынны барысы да диярлек белә.

«Мин аны шәхсән белми идем, ләкин балаларның анасының яшәү рәвешен күреп тордым. Гел исерек, ниндидер ир-атлар белән булды. Балаларны бик кызганыч инде, алар еш кына караучысыз йөриләр иде», — ди кибетче хатын.

Мәрхүмә хатын моңа кадәр ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән булган. «Ул Татьяна исемле, ире белән аерылган. Эшләгәнме икәнен белмим. Эчте, бәйрәм итеп йөрде инде. Аның белән дә, балалар белән дә кем шундый эш эшләгәндер инде, күз алдына китерә алмыйм», — ди бер хатын.

Әлегә җинаятьтә шикләнелүчеләр ачыкланмаган. Хокук саклаучылар тикшерү эшләре башкара. диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100