Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яшәүче ир-ат нәни кызны өч тапкыр көчләгән дип шикләнәләр

Тукай районындагы ял базасында балага карата җинаять кылган ир-ат суд каршына басачак.

news_top_970_100
Татарстанда яшәүче ир-ат нәни кызны өч тапкыр көчләгән дип шикләнәләр
https://pixabay.com/

Әлмәт районында яшәүче ир-ат кыз баланы өч тапкыр көчләгән дип шикләнәләр. Хәзер бу кеше суд каршына басачак. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат 2017 елда Тукай районында урнашкан ял базаларының берсендә җиде яшьлек кызны ике тапкыр көчли. Шуннан соң бер ел узгач, Әлмәт мәктәпләренең берсенең территориясендә ул шушы ук кызны тагын бер тапкыр көчли.

Тагын ике ай узгач, кыз барысын да әти-әнисенә сөйләп бирә. Алар полициягә гариза яза. Җинаятьче тоткарлана.

Соңрак ачыкланганча, бу кешене 2002 елда җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар. Ул вакытта бу ир-ат ике үсмергә карата бозык гамәлләр кылган.

43 яшьлек ир-ат үз гаебен танымый. Аңа карата 14 яше тулмаган балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре куллану турында җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат сак астына алынган.

Тикшерү аның гаебен исбатларга җитәрлек дәрәҗәдә дәлилләр туплаган. Расланган гаепләү карары белән җинаять эшен судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100