Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Петербургта бер ир-ат очрашып йөри торган хатынын елгага ыргыткан

Аннары бу кеше сөйгәнен коткарырга дип суга ташланган һәм үзе батып үлгән.

news_top_970_100
Петербургта бер ир-ат очрашып йөри торган хатынын елгага ыргыткан
https://pixabay.com/

Санкт-Петербург шәһәрендә Фонтанка елгасы буенда 17 февральгә каршы төндә фаҗига булган. Үзбәкстаннан килгән 63 яшьлек ир-ат очрашып йөри торган 48 яшьлек хатын-кыз белән талашкан. Ачуланышканнан соң, ир-ат хатынны суга ыргыткан. Хатын бата башлаган. Шуннан соң гашыйк ир-ат хатынны коткарам дип суга ташланган. Бу вакыйга турында «КП» сайты язды.

«Якынча мәгълүмат буенча, ир-ат исерек булган. Ул хатынны койма аша суга ыргыткан, аннары тартып чыгармакчы булган. Үзе дә хатын артыннан суга сикергән», — дип сөйләгән коткаручылар.

Бата башлаган хатынны узып баручылар коткарган, ир исә чыга алмаган.

«Аны минем танышым тартып чыгарды, геройның исеме — Федор Чабан», — дип яза Екатерина исемле кыз социаль челтәрләрдә.

Хәзер бу фаҗигане полиция хезмәткәрләре тикшерә.

«Ир белән хатын исергән, аннары талашканнар. Ир-ат хатынны Фонтанка елгасына ыргыткан. Анда суга башкача төшеп булмый. Койма аша ыргытсаң гына», — дип яза биредә яшәүче Олег.

Батып үлгән ир-ат мәетен коткаручылар тапкан инде. «Коткаручылар килеп җиткәнче үк хатынны судан алып чыкканнар иде. Аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Могҗиза белән генә исән калган хатынны табиблар карагач, хастаханәгә алып киттеләр», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100