Татарстандан вәхшиләрчә үтерелгән «Ажур» салоны хуҗасын һәм аның ирен җирләделәр | intertat.tatar

Татарстандан вәхшиләрчә үтерелгән «Ажур» салоны хуҗасын һәм аның ирен җирләделәр

Үтерүдә шикләнелүче ир-ат үзе авылда ике катлы өй сала, аның кредитлары күп була, хатыны белән дә аерылышып йөри.

Чаллыда Боровецкое бистәсендәге йортларында 15 июньдә вәхшиләрчә үтерелгән «Ажур» салоны хуҗасын һәм аның ирен кичә җирләделәр. Җинаятьтә шикләнеп 49 яшьлек ир-ат тоткарланды. Ул бу гаиләдә 15 ел чамасы ярдәмче булып эшли. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Фәридә Хәбибуллина тәрәзә пәрдәләре тегә торган «Ажур» салоны хуҗасы була. Мәрхүм ир-ат Назыйф исемле. Аның 75 яшьлегенә кадәр бер ай калган булган. Сиксәненче елларда Чаллыда двигательләр заводында эшләгән. Аны профессионал буларак искә алалар.

Хатынның мәетендә егермеләп яра, иренең күкрәгендә дүрт яра, бөтен бите чүкеч белән җимереп бетерелгән. Алар урында ук һәлак булган. Тикшерү версиясе буенча, хуҗабикә белән эшче ир-ат арасында бәхәс канлы җинаятькә сәбәп булган.

Җинаятьче корбаннарының машинасына утырып качып китмәкче була. Аны тоткарлаганда машинада хуҗаның телефоны, акча янчыгы, анда дүрт мең сум акча һәм канлы пычак белән чүкеч табыла.

Тикшерү эшләре бара, җинаятьче белән судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән.

«Татар-информ» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «Хәбибуллиннарның үз бизнесы була. Алар заказга пәрдәләр тегә. Өйдә ярдәмче булып эшләүче ир-ат һәм аның атасы өйләргә гардиннар куеп йөри. Сату башланганда, заказ күп була, аннары сатып алучылар кими. Гардин куючы осталарга ихтыяҗ булмый. Аларны штаттан чыгаралар һәм эш булганда гына чакыралар».

Үтерүдә шикләнелүче ир-ат үзе Әҗмуха авылында ике катлы өй сала, аның кредитлары күп була. Өстәвенә хатыны белән дә аерылышып йөри.

Тоткарланган ир-ат сүзләренчә, җинаять булган көнне хуҗабикә хатын аның белән дорфа сөйләшә, сүгенә. Ләкин мәрхүмә хатынның туганнары аның сүгенү фактын кире кага.

Шуннан соң эшче хуҗабикәгә йодрыклары белән ташлана. Хатын егыла, ярдәм чакырып кычкыра. Ир-ат аның өстенә менеп утырып, кыйный башлый. Шаһитлар сүзләренчә, бөтен ишегалды канда була.

«Челнинские известия» Фәридә белән Назыйфның танышу тарихын да хәбәр итте. «Кинодагы кебек булды. Назыйф дачадан кайтып килә. Урман юлында туктап торган машинаны, аның янында кул күтәргән хатынны күрә. Назыйф ярдәм кирәген аңлый һәм туктый. Ул машинаны кабызырга булыша. Аннары алар телефоннарын алмашалар. Ул вакытта Назыйф аерылышкан иде. Алар Фәридә белән бераздан өйләнеште. Дустымның яхшы гаиләсе барлыкка килде. Мин аның өчен сөенгән идем», — дип сөйли гаилә танышы.