Мисырның элеккеге президенты суд залында вафат булган

Мисырның элеккеге президенты суд залында вафат булган
Мисырның элеккеге президенты Мөхәммәд Мурси бүген суд залында вафат булган. Бу турыда Мисыр басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Басма мәгълүматы буенча, 2013 елда Мисыр хакимлегеннән азат ителгән Мурси суд залында үзенә кагылышлы эшне тикшергәндә үлеп киткән. Мурсины шпионлыкта, илгә каршы башка гамәлләрдә гаеплиләр. 

Моңа кадәр суд Мурсины үлем җәзасына хөкем иткән иде. Ләкин кассация суды хөкем карарын дөрес түгел дип тапкан, "дәлилләр базасы тулы булмау" сылтавы белән кабат тикшерүгә кайтарган булган.

  • Мөхәммәд Мурси Иса Аль-Аййат — Мисырның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Мисырның бишенче президенты, 2012 елның 30 июненнән 2013 елның 3 июленә кадәр ил белән идарә итте.