Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баланың авызы тишек» - Стикер капкан сабыйны хастаханәгә илткәннәр

Табиб стикерны алып, әни кешегә истәлеккә бүләк иткән.

news_top_970_100
«Баланың авызы тишек» - Стикер капкан сабыйны хастаханәгә илткәннәр
https://pixabay.com

Бөек Британиядә яшәүче Бекки Стайоз исемле хатын нәни улының авызында «тишек» тапкан. Куркуга калган ана 10 айлык баланы хастаханәгә алып киткән. Әлеге вакыйга турында РЕН ТВ хәбәр итте.

Сабый баланың авызындагы кара тап бар гаиләне борчый. Әби кеше коткару хезмәтләрен чакырырга тели. Әти кеше исә баланы хастаханәгә илтү кирәк дип саный.

Диспетчерлар хастаханәгә авызында тишек булган бала китерәчәкләрен хәбәр итеп куя. Хастаханәдә башта шау-шу куба. Малайның авыз куышлыгында чын кратер бардыр дип фаразлыйлар. Аны экстрен рәвештә дәвалауга әзерләнәләр.

«Авызы тишек» малайны хастаханәгә китергәч, табиб карый һәм шул ук мизгелдә «тишек»не алып та ата. Хастаханә хезмәткәрләре баланың авызына стикер ябышып калуын ачыклаган. Авыздан алынган стикерны әни кешегә истәлеккә биреп җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100