Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда интернет-сатучыдан зыян күргән кешеләрне эзлиләр

Җинаятьче хатын клиентларыннан акча алган, тик товарны җибәрмәгән.

news_top_970_100
Казанда интернет-сатучыдан зыян күргән кешеләрне эзлиләр
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Казанда интернет аша товар сатучы хатын тугыз кешедән 170 мең сум акча алган һәм товарларын бирмәгән. Хәзер полиция бу хатын гамәлләреннән зыян күрүче башка кешеләрне эзли. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Былтыр ел азагында Авиатөзелеш районында яшәүче кешеләр шул хакта полициягә мөрәҗәгать итә башлый. Алар барысы да интернеттан товар алганда алданулары турында сөйли.

Соңрак ачыкланганча, зыян күрүчеләр социаль челтәрдә бер төркемгә теркәлә. Биредә аларга таныш булмаган хатын-кыз товарлар тәкъдим итә. Төркемдәге кешеләр заказ ясый, акчаны алдан түләп куялар һәм тиешле көнне товарны барып алалар.

2019 елның октябреннән башлап сатучы хатын срокларны боза башлый, акчаны кайтарудан баш тарта. Шулай итеп Казанда яшәүче тугыз кеше алдана.

Февраль башында полиция хезмәткәрләре 37 яшьлек хатынны тоткарлый. Ул үз гаебен танымый, шулай да акчаны кайтарырга вәгъдә бирә. Бу хатын һәр клиентка исемен төрлечә итеп әйткән булган. Хәзерге вакытта «мошенниклык» буенча җинаять эше ачылган.

Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, бу хатынның башка җинаятьләргә дә катнашы булуы ихтимал. Аннан зыян күргән кешеләргә полициягә мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-914-821, 221-45-02 яки 02 (мобиль телефоннан 020).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100