Бара торган машинадан бер кыз төшеп калган мизгелне регистратор төшереп алган

Бара торган машинадан бер кыз төшеп калган мизгелне регистратор төшереп алган
11 ноябрьдә Владимир шәһәрендә яшәүче егет белән кыз машинада барганда талаша башлый. Шуннан соң Юбилейная урамына җиткәч, кыз бара торган машинада төшеп кала. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.


Кадрлардан күренгәнчә, юлдан бара торган Chevrolet автомобиленең пассажир ягыннан ишек ачыла һәм бер кыз чыга.

Бәхеткә, бу вакытта якында башка машина булмый, кыз исән кала. 

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, автомобиль салонында егет белән кыз барган, алар кисәк кенә талаша башлаган. Шуннан кыз ачуланып, ишекне ачкан да төшеп калган.