31 яшьлек опера җырчысы Павел Локшин коронавирустан үлгән | intertat.tatar

31 яшьлек опера җырчысы Павел Локшин коронавирустан үлгән

Коронавирус нәтиҗәсендә анда пневмония башлана.

Чиләбе опера һәм балет театры җырчысы Павел Локшин коронавирустан үлгән. Аңа 31 яшь булган.

Чиләбедә ул «Фауст», «Иоланта», «Жизнь за царя», «Евгений Онегин» спектакльләрендә уйнап дан казанган.

Труппа аның якыннарының кайгысын уртаклаша. «Аның сәхнәдә тудырган образлары мәңге безнең йөрәкләрдә сакланыр», — диелә мәрасимдә.