Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле хатын дус кызының өч айлык баласын унөченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан

Баланы үтерүчене 17 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

news_top_970_100
Йөкле хатын дус кызының өч айлык баласын унөченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан
https://pixabay.com

Мәскәү шәһәре суды 31 яшьлек Дарья Ш. ны 17 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Яшь хатын дустының өч айлык кызын унөченче каттагы фатир тәрәзәсеннән урамга ыргыткан. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Фаҗига 2020 елның 4 декабрендә Яңа Мәскәүдәге Очучы Ульянин урамында була. Дарья үзе йөкле дә, ул иптәш хатыны янына килә. Иптәш хатыны исә күптән түгел генә бала тапкан. Яшь әни нарасыен бүлмәдә, Дарь янында калдырып, берничә мизгелгә генә чыгып китә. Шул чакта Дарья йоклап яткан өч айлык сабыйны алып, тәрәзәдән ыргыта.

Бала имгәнә һәм табиблар килгәнче һәлак була.

Дарья бу гамәлен психик тайпылышлары белән аңлатмакчы була. Имеш, үзе йөкле булгач, ул психик яктан борчылган. Ләкин психолого-психиатрия экспертизасы Дарьяны алдаучы — симулянт дип таба. Шуннан соң хатын барысын да сөйләп бирә. Ул мәрхүмә баланың анасы — дус хатыны белән бөтенләй дә дус булмаган. Алар арасында җәнҗал чыккан. Якынча белешмә буенча, Дарья дус кызыннан көнләшкән, шуңа күрә үч алырга карар кылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100