Петербургта университет бинасының берничә каты ишелгән: хәрабәләр астында кешеләр калган булуы ихтимал

Петербургта университет бинасының берничә каты ишелгән: хәрабәләр астында кешеләр калган булуы ихтимал
Санкт-Петербургта Ломоносов урамы 9 йортта урнашкан уку йортының берничә каты җимерелгән. "Известия" язуынча, бу ИТМО университетының бинасы. 

Икенче каттан бишенче катка кадәр ишелгән дип яза газета.

Хәрабәләр астында 7 кеше булуы ихтимал. 

ТАСС язуынча, гадәттән тыш хәл уку барганда булган. Интерфакс бинада 20 кеше бар дип яза. 

"Звезда" каналы хәбәр итүенчә, бина дөрес эксплуатацияләмәү нәтиҗәсендә ишелгән булырга мөмкин. 

Фаҗига булган урынга губернатор вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов килгән, экстрен хезмәтләр эшли.