Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда тату-салонда бер егетне елан тешләгән

30 килограммлы питонны биредән йорт хайваны итеп асрыйлар.

news_top_970_100
Казанда тату-салонда бер егетне елан тешләгән
https://tatarstan24.tv

Казандагы тату-салоннарның берсендә эшләүче егетне питон тешләгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Имгәнгән егет Казанның 7 нче номерлы хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Бу егет эшли торган тату-салонда 30 килограммлы питон яши, аны йорт хайваны итеп асрыйлар. Ашаткан чакта питон егетнең кулын тешли.

Табиблар беренче ярдәм күрсәтә һәм аның сәламәтлегенә куркыныч янамавын әйтә.

«Пациентның хәле канәгатьләнерлек. Аны травматолог карады, питонның агулы бизләре юк, аның казналык аппараты башка төрле. Пациентның кулын бәйләделәр һәм киңәшләр биреп, өенә җибәрделәр», — дип сөйли Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100