Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмәке тартучы хатынның битенә йон үскән

37 ел тәмәке тарткач, хатын организмында мутация башланган.

news_top_970_100
Тәмәке тартучы хатынның битенә йон үскән
https://pixabay.com

37 ел буена тәмәке тарткан хатынның битенә чып-чын йон үскән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче хатын йөзе үзгәрүен абайлап ала, тик бу үзгәрешләр картлык билгесе булмый. Аның бөтен бите йон белән каплана, хатын моны яшерер әмәл дә таба алмый.

Аннары ул белгечләргә мөрәҗәгать итә. Табиблар бары бер генә сәбәп булуын ачыклый. Хатынның организмында мутация башланган. Бу — бик озак еллар дәвамында тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлыйлар. Хатынның битенә йон үсүдән тыш, ул бик нык арый, ютәле бетми, үпкәләрендә яман шеш булуы да ачыклана.

Шуннан соң бу хатынга химия һәм радиотерапия ясыйлар. Битендә йон үсү туктала, ютәле дә бетә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100