Вәхши гаиләдә 13 бала бик астында яшәгән

Америкада Перрис шәһәрендә (Калифорния штаты) ир белән хатын 13 баласын тоткынлыкта яшәткән.
Аларның 2 яшьтән 29 яшькә кадәр булган барлык уллары һәм кызлары бик астында торган.
17 яшьлек кызлары полициягә мөрәҗәгать итү җаен тапкач, бу хәлләр билгеле булган.

Балаларның кайсыберләрен чылбырда тотканнар. Алар тәмам ябыгып беткән, антисанитария шартларында яшәгән.

Балаларны гаиләдән алганнар. Ә вәхши ата-анага карата җинаять эше ачылган, дип яза "Российская газета".