"Беркайчан да комада булмады": Анастасия Заворотнюкның авыруы турында яңа хәбәр чыкты

"Беркайчан да комада булмады": Анастасия Заворотнюкның авыруы турында яңа хәбәр чыкты
Инстаграмда Анастасия Заворотнюк сәхифәсендә аның авыруы турында яңа хәбәр чыкты. Бу турыда РИА Новости язды.

"Битараф булмаган һәркем өчен мәгълүмат: Анастасия чыннан да дәвалану курсы уза. Ләкин ул беркайчан да комада булмады, үпкәләрен ясалма җилләтә торган аппаратка тоташтырылмады, "сопор" халәтенә китмәде, хәтерен югалтмады, аңы үзгәрмәде, паралич һәм мускуллар атрофиясе кичермәде", диелә бу хәбәрдә.

Әлеге пост авторлары актриса турында матбугатта таралган гайбәтләрне уйдырма дип атый, Анастасиянең авыруы турындагы мәгълүматны бөтен халыкка чыгармауны үтенә.

"Анастасия өчен дога кылуыгызны гына үтенәбез", диелә бу хәбәрдә.

Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авырый дигән хәбәрләр августта чыкты. Сентябрьдә аны комада ята дип яздылар.