Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тәненең 85 проценты пешкән малайга тугыз операция ясаганнар

Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары тырышлыгы белән, малайның гомерен саклап калганнар.

news_top_970_100
Татарстанда тәненең 85 проценты пешкән малайга тугыз операция ясаганнар
https://minzdrav.tatarstan.ru

28 майда Әлмәт районындагы Ирекле авылында бәхетсезлек очрагы була. Шул вакытта бер баланың тәненең 85 проценты ялкын утына пешә. Табиблар аңа тугыз операция ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ашыгыч ярдәм табиблары имгәнгән баланы Әлмәт шәһәренә «Татнефть» медицина-санитария частенә алып килә. 29 майда аның хәлен стабильләштерәләр һәм санавиация ярдәмендә Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә китерәләр.

Баланың хәле авыр була. Аңа тугыз операция ясыйлар, тән тиресен чистарталар. Бер ай дәвамында тырыша торгач. табиблар бу баланы «теге дөньядан кире алып кайтты», диелә бу хәбәрдә.

3 июльдә малайны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзер ул реабилитация уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100