Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбә ашап үлгән сабыйның әнисе дә өч ай элек вафат булган

Үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән әти кеше ике баласы белән тол калган.

news_top_970_100
Гөмбә ашап үлгән сабыйның әнисе дә өч ай элек вафат булган
https://pixabay.com

Башкортстанда бер гаилә гөмбә белән агуланган дип язган идек. 28 яшьлек әти кеше, аның нәни улы исән, тик кечкенә кызы вафат. Бу гаилә әле өч ай элек кенә әниләрен дә югалткан булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига Әбҗәлил районындагы Даут авылында була. Әти кеше урманда йөргәндә гөмбәләр җыя һәм кичке ашка пешереп, балалары белән ашый. Төнлә ул үзен начар хис итә һәм торгач, 6 яшьлек кызының үлүен күреп ала. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар килгәндә әти кеше дә, аның ике яшьлек улы да аңсыз була инде. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Хәзер алар реанимациядә ята. Хәлләре стабиль дип бәяләнә, аларның гомеренә куркыныч янамый.

«КП-Уфа» бу гаилә белән таныш булган кешеләр белән аралашкан. Сайт чыганагы сүзләренчә, фаҗига булырга ике көн алдан мәрхүмә кызга алты яшь тулган. Әти кеше Булат исемле, ул үзе дә ятим үскән. Балачагын балалар йортында уздырган. Үсеп буйга җиткәч, туган авылында калган һәм Айсылу исемле кызга өйләнгән. Аларның ике баласы туган. Яшь гаиләгә администрация фатир биргән. Тик ир белән хатын Магнитогорскига күченергә карар кылган. 

Кызганычка, майда бу гаиләдә фаҗига була — әниләре йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Шулай итеп Булат ике бала белән тол кала. Шуннан соң ул туган ягына әйләнеп кайткан. 

«Яхшы гаилә иде, хисапларда да тормыйлар. Опека органнары аларның әниләре үлгәнен дә белми. Ир бик эшчән, аның турында яхшы кеше дип кенә искә алалар. Ул балалары өчен барысын да эшләргә әзер иде. Аларны бик яратты. Кызганычка, килеп чыкмаган инде. Ул моны усаллык белән эшләмәгән. Хәзер гөмбә чоры бит, тәҗрибәле гөмбәчеләр дә ялгышырга мөмкин», — дип сөйләгәннәр администрациядә.

Хәзер «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100