Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТИСБИда укыган студент «Мин — алла» дип сөйләнеп йөреп, үзенә кул салган булган

Гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиев эшенә бәйле тагын бер вакыйга билгеле булды.

news_top_970_100
ТИСБИда укыган студент «Мин — алла» дип сөйләнеп йөреп, үзенә кул салган булган

Гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең ТИСБИ колледжында укуы һәм аннан куылган булуы билгеле. Ул шулай ук үзен алла дип атаган. Аңа кадәр бер ел элек бу "юлны" башка бер студент үткән.

Казан гимназиясендәге фаҗигагә кадәр төгәл бер ел элек, 2020 елның унынчы маенда ТИСБИда укыган 17 яшьлек студент Даниил Андреев үзенә кул сала. Ул балачакта бик актив бала булып үсә, ә мәктәпне тәмамлагач, үз эченә бикләнә, кара киемнәр киеп йөри башлый, яшисе килмәвен әйтә. Бу хакта RT каналына аның әнисе Наталья Андреева сөйләгән.

Барысы да «синий кит» төркеменнән башланды, ди Наталья. «Хәзер мин аңлыйм — балаларны һәм өлкәннәрне аткан кеше минем Даниил белән бергә укыган. Ул минем улымнан бер яшькә олырак кына. Мөгаен, минем Даниил моны (Илназ Галәвиев эшләгәнне) эшли алмагандыр. Атыш оештырган кеше сөйләгән сүзләрне минем улым сөйли иде», — ди Наталья.

Даниил колледжда укырга теләмәвен әйтә, анда кыен булуын сөйли, өендә тавыш чыгара башлый, төннәр буе компьютерда утыра, кем беләндер аралаша. Аннары ул кораллар белән кызыксына башлый. Илназ Галәвиевнең дә кара киемнәр кию, өендә тавыш чыгаруы, компьютерда утыруы һәм кораллар белән кызыксынуы билгеле.

Даниил аңа кадәр үги әтисен әти дип йөрткән була. Бу вакыйгалардан соң ул аны әти дип атаудан туктый, исеме белән "Максим" дип әйтә башлый. Илназ Галәвиев та әнисен әни дип атамавын, "Наилә" дип исеме белән атавын әйтә.

"Илназ Галәвиевне күргәч һәм ул әйткәннәрне ишеткәч, мин үз улымны күрдем. Ул минем улым әйткән сүзләрне үк әйтә", - ди Андреева.

Даниил бер тапкыр үзенә кул сала, исән кала. Психиатрик клиникада ул табибларга ул үзен нәрсә борчыганын сөйләми, яшеренә. Әмма әнисе әйтүенчә, ул Илназ Галәвиев сөйләгән сүзләрне үк кабатлаган. «Мин — алла, минем эчемә монстр керде» дигән. Андреева фикеренчә, студентлар «үлем төркемнәре» турында белә, анда яшүсмерләргә яныйлар дип саный, әмма болар турында Даниил сөйләргә курыккан.

Даниил үзенә кул салганнан соң аның шифрланган телефонын ачмыйлар. Әнисе фикеренчә, улы анда кем янаганы хакында мәгълүмат калдырган булырга тиеш. Әмма тикшерүчеләр, Даниил инде бер тапкыр үзенә кул салган да булгач, егет «бәхетсез мәхәббәт аркасында үзен үтергән» дип аның үлеме сәбәпле ачылган җинаять эшен тиз генә ябып куйганнар.

Наталья хәзер тикшерү органнарына мөрәҗәгать иткән, ул улының үлеме уңаеннан ачылган җинаять эшен яңадан тикшерүне сорый. Әни кеше фикеренчә, Илназның мәктәптә атыш оештыруы һәм Даниилның үзенә кул салуы арасында бәйләнеш бар.

Тикшерү органнары Даниил эшен тикшерергә вәгъдә биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100