Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә балаларны үтергән Илназ Галәвиев турында ректор сөйләде

Фаҗига булганнан соң, укытучылар Галәвиевнең әтисенә шалтырата. «Әйе, минем улым, минем улым җинаять кылды», — дип бер җөмлә генә әйтә ала әти кеше.

news_top_970_100
Мәктәптә балаларны үтергән Илназ Галәвиев турында ректор сөйләде
Михаил Захаров

Казан мәктәбендә тугыз кешене үтерүдә гаепләнүче Илназ Галәвиев «ТИСБИ» идарә университетының көллиятендә дүртле һәм бишле билгеләренә генә укыган, көллият тормышында катнашкан, волонтер булган. Ләкин соңгы ярты елда аның белән нидер булган. Бу турыда «ТИСБИ» ректоры Нэлла Прусс РИА Новости хәбәрчесенә сөйләгән.

«Ул яхшы укыды, аның дүртле-бишле иде, ләкин соңгы ярты елда аның белән нидер булды. Без аны бөтенләй гаджетларда булгандыр дибез. Хәзерге яшьләрнең бөтенесе кебек диярлек, ул да компьютерда булган», — ди Прусс.

Ректор сүзләренчә, Галәвиевка карата җитәкчелекнең дәгъвалары булмаган. Ул беркайчан да кеше арасыннан аерылып тормаган, дәресләргә йөргән, көллият тормышында катнашкан, волонтер булган.

Прусс сүзләренчә, егет көллияттә 3,5 ел укый, тик быел Яңа елдан соң аны көллияттә күрүче булмый. Апрельдә Галәвиевне уку йортыннан куалар.

Көллият директоры Вероника Шәмсетдинова сүзләренчә, Галәвиевнең әнисе төркем кураторы белән аралашмый, әтисе сирәк кенә элемтәгә чыга. «Мин куратор белән аның әтисенең WhatsApp аша аралашуын укыдым. Җаваплар „мин белешермен“, „мин ачыклармын“, „мин белмим“. Мин „әтисе улының тормышында ни булганын барысын да белми“ дип нәтиҗә чыгардым», — ди ул.

Прусс сүзләренчә, мәктәптә атыштан соң ул Галәвиевнең әтисенә шалтыраткан. «Шалтыраткач, сәгать унбер тирәсе иде, ул бер сүз генә әйтте: «Әйе, минем улым, минем улым җинаять кылды», — дип искә ала ректор.

  • 11 майда мәктәптә җиде баланы, ике укытучыны атып үтерделәр, егермеләп кеше яраланды. Һөҗүм итүче 19 яшьлек Илназ Галәвиевны ике айга СИЗОга озаттылар.
  • «Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде
  • Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар
  • Казанда мәктәп балаларын атып үтергән егет корал сатып алган мизгел видеосы чыкты
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
  • Мәктәп директоры фаҗиганең беренче мизгелләрендә башкарган гамәлләре турында сөйләде
  • «Мин гимназиягә куркытырга түгел, үтерергә килдем»: җинаятьче күрсәтмәләре
  • Фаҗига булган мәктәп укучысы: «Башлангычтагы сеңлемне физкультура укытучысы коткарды»
  • Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган
  • «Башлангычларның яраткан укытучысы иде». Мәктәптә яраланган хатын хастаханәдә үлгән
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100