Самара өлкәсендә селфи ясаганда кыз бала тереләй янып үлгән

Самара өлкәсендә селфи ясаганда кыз бала тереләй янып үлгән

9 майда Самара өлкәсенең Кузнецы авылында фаҗига була. Трансформатор станциясенә кереп, селфи ясарга маташкан кыз бала тереләй янып үлә. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте. 

Самара өлкәсенең коткару хезмәте төркеме мәгълүматы буенча, яшүсмер кызлар урамда уйнап йөри. Аларның берсе трансформатор будкасына кереп, селфи ясарга җыена. Шуннан соң трансформатор будкасына кергән баланы 6000 Вольтлы ток суга. Бала шунда ук яна башлый. Бу турыда шаһитлар сөйләгән.

Имгәнгән кыз бала мәете янгын сүндерүчеләр килгәнгә кадәр янып ята. Фаҗига урынына яшүсмерләр җыелып, карап тора, диелгән бу хәбәрдә.