Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрүзән шәһәрендә фаҗига: Нәни бала тирән чокырда баткан, абыйсы булыша алмаган

Өч һәм җиде яшьлек ике малай, башка балаларга ияреп ерактагы чокыр янына китәләр. Чокыр аша сукмактан чыкканда нәни малай тирән сулыкка егылып төшә.

news_top_970_100
Йөрүзән шәһәрендә фаҗига: Нәни бала тирән чокырда баткан, абыйсы булыша алмаган
https://vk.com/chelmchs

13 апрельдә кичке тугызлар тирәсендә Чиләбе өлкәсендәге Йөрүзән шәһәрендә өч яшьлек малай тирән чокырдагы суда батып үлгән. Бу турыда «МК» сайты Чиләбе өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Өч һәм җиде яшьлек ике малай урамга уйнарга чыга. Алар башка балаларга ияреп, ишегалдыннан еракка, Комсомол урамына таба китәләр. Биредә зур чокыр була. Кар эрегәч ул тагын да тирәнәя. Бу урында җәяүлеләр йөри торган кичү юк, ләкин кешеләр бер сукмак буенча чокыр аша чыгып йөри.

Шул сукмактан барганда, өч яшьлек малайның аягы таеп китә, ул егылып төшә. Абыйсы аңа ярдәм итә алмый.

Урында коткаручылар, экстрен хезмәт вәкилләре, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эшли. Йөрүзән шәһәре башлыгы да бирегә килә. Алар барысы да соңгы минутка кадәр бала исәндер дип өметләнә. Ләкин биредә су агымы бик көчле булу сәбәпле, малай котыла алмый.

Малайны коткаручылар сәгать ярым эзләгәч кенә табалар. Бала инде үлгән була. Аның мәете егылып төшкән урыннан илле метр ераклыкта ята.

Мәрхүм баланың туганнары белән психологлар эшли. Йөрүзән шәһәре администрациясе баланың гаиләсенә ярдәм күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

Бу чокыр Йөрүзән шәһәрендәге су агыза торган канал, ул шәһәр буасына таба агып китә, диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100