Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Монысына ничек тә түзәрбез...» Балтач районы Көшкәтбаш авылында печән склады янган

12 августта төнлә Балтач районы Көшкәтбаш авылы «Уңыш» күмәк хуҗалыгында рулонлы печән тутырылган 200 метрлы склад янып бетә. Фаҗигадә зыян күрүчеләр юк.

news_top_970_100
«Монысына ничек тә түзәрбез...» Балтач районы Көшкәтбаш авылында печән склады янган
"Татар-информ" архивы

Кичә төнлә Балтач районы Көшкәтбаш авылында рулонлы печән сакланган 200 метрлы склад януы турында «Татар-информ» хәбәр иткән иде инде.

12 августта төнге унберләр тирәсендә 112 бердәм номерына Көшкәтбаш авылында рулонлы печән сакланган склад януы хакында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр печән склады янында урнашкан башка биналарны янгыннан саклап кала алганнар.

«Мин күрше авылда яшим. Төнге 10нар тирәсендә шалтыраттылар. Фаҗига урынына килгәндә үзебезнең янгын сүндерүчеләр анда иде инде. Кешеләр дә җыелган иде. Мин төнге сәгать 2ләрдә кайтып киттем, сүнеп бетмәгән иде әле. Бүген иртән дә пыскып, төтенләп утырды. Янгын сүндерүчеләр әле хәзер дә саклап торалар, сүндереп булмый бит аны.

Ферма кырыена өеп куелган саламнарга да эләкте. Әлегә тикшерү бара, янгынның каян килеп чыкканын әйтү авыр, үзебез дә берни белмибез. Мин үзем эшләгән дәвердә мондый хәлнең булганы юк иде.

Печәне дә күп иде. Узган елдан калган запаслар да булган. Бу беренче чабып тутырылган печән. Икенчесе әле анда кермәгән булган. Хуҗалык җитәкчесе шулай диде. «Уңыш» күмәк хуҗалыгында мал саны күп түгел дә, узган елгылар һәм икенче чабылган печән белән әкренләп чыгарлар инде кышны. Районнан да ярдәм булмый калмас. Әле зыянны исәпләмәделәр, төгәл саннарны мин әйтә алмыйм.

Складта күпме печән булганын да белмим, ялгыш әйтүем бар. Печәнне алып кайталар, шуннан халыкка да саталар, шуңа миндә төгәл мәгълүмат юк.

Аллаһка шөкер, хайван фермаларына эләкмәде. Монысына ничек тә түзәрбез. Амбарны да саклап кала алдык, тракторлар белән, карап торып, янгынны читкә җибәрмәдек», — дип сөйләде Көшкәтбаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин.

12 июнь көнне Кукмара районы «Урал» хуҗалыгында мең тоннага якын печән януы хакында хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100