Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чувашиянең Батыр районында яшәүче ир-ат йортында биш бүре асрый

Нәни чагында балалар йортыннан качып киткәч, ул кырда бүреләр белән очраша.

news_top_970_100
Чувашиянең Батыр районында яшәүче ир-ат йортында биш бүре асрый
https://pixabay.com

Чувашиянең Батыр районындагы Чаваш Ишек авылында яшәүче Леонид Антонов өендә чын бүреләр асрый. Ир-ат кыргый җәнлекләрдән курыкмый, ул аларны оныклары белән дә таныштырган. Бу турыда «Чувашия» телевидениесе хәбәр итте.

Леонид Антонов ерткычлар белән беренче очрашуын яхшы хәтерли. Аңа унбер яшь булган, малай үзе каршында бүреләр утыруын аңламаган да. Леонид кырдан ялгызы гына кайтып барганда бүреләр очрата. Малайның балалар йортыннан качып барышы була. Әнисе үлгәч, Леонид Антоновны балалар йортына биргәннәр. Ул качкан һәм өч көн буена туган йортына таба барган. Аның сүзләренчә, юл буенча бүреләр малайны озатып килгән.

Озак еллар узгач, дус аучылары Леонидка бүре баласы бүләк итә. Бүре үсеп җиткәч, аны Яңа Чабаксардагы зоопаркка тапшыралар.

Видеода сурәтләнгән бүре бу гаиләдә очраклы гына барлыкка килә. Леонид Николаевич кырда ябык кына бер этне очрата да өенә алып кайта. Аннары аның чын бүре икәнен аңлыйлар. Бүре гаиләдә яши башлый, гаиләдәге кешеләр белән уртак тел таба. Хәзер Леонид Антонов йортының ишегалдында биш бүре асрый. Алар арасында зәңгәр күзле ана бүре бар. Ул лайка токымлы эт белән бүредән туган. 

Бу ишегалдында кыргый җәнлекләрдән тыш атлар, куяннар, инодоуткалар, казлар, Вьетнам дуңгызлары һәм ак күгәрченнәр бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100