Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күлдә көймәдә йөргәндә укытучы хатын, аның ире һәм ике нәни кызы батып үлгән

Ир белән хатын мунча ягып җибәргән, аннары 6 һәм 3 яшьлек балаларын алып, күлдә көймәдә йөрергә чыгып киткән.

news_top_970_100
Күлдә көймәдә йөргәндә укытучы хатын, аның ире һәм ике нәни кызы батып үлгән
https://pixabay.com

Карелиянең Медвежьегорск районында Покровское авылы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. 12 июньдә Кумчозере күле буенда ял иткәндә ир белән хатын һәм аларның ике нәни кызы батып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Су аларны мәңгелеккә алып китте. Бу зур кайгы, аны кичереп тә булмый. Кайгырабыз», — дип язганнар ВКонтактеда «Медвежьегорск Online» сәхифәсендә.

Мәрхүм ир белән хатынга 31 яшь, балаларга 3 һәм 6 яшь була. Балаларның мәетен тапканнар, ир белән хатынны әле таба алмаганнар.

Әни кеше биредәге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булган. Ул «Карелиядә ел укытучысы 2021» бәйгесендә катнашкан.

Карелиянең «Республика» сайты Карелия эзләү-коткару хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ир белән хатын мунча ягып җибәргән һәм балалары белән бергәләп күлдә көймәдә йөрергә чыккан. Аларның берсендә дә коткару жилеты булмаган.

Әйләнеп капланган көймәне шаһитлар күреп алып, коткаручылар чакырткан. Башта алар балаларны тапкан. Аннары көймәдә дүрт кеше булуы ачыкланган. Ир белән хатынны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100