Әнисе каршында бер кызны берьюлы өч егет көчләгән

Әнисе каршында бер кызны берьюлы өч егет көчләгән
Бурятиядә өч ир-ат бер кызны көчләгән. Бу хәлне кызның анасы күреп торган. Улан-Удэ шәһәрендә булган җинаять хакында РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Полиция мәгълүматы буенча, пенсионер хатын өйгә өч яшь ир-атны чакыра. Ул акча түләп, утын ярдырмакчы була. Егетләр утынны ярып бетерәләр һәм китеп баралар.

Бу егетләр пенсионер хатынның йортын басарга җыена. Шуңа күрә алар төнлә кабат киләләр. Тәрәзәдән кереп, хатыннан акча таләп итәләр, кыйммәтле әйберләрне талап алалар. Шуннан соң егетләр пенсионер хатынны һәм аның кызын кыйный. Анасы каршында кызны өчәүләп көчлиләр.

Соңрак бу ир-атларны полиция тоткарлый. Пенсионер хатынның башы имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.