Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда бер гаилә гөмбә белән агуланган

Кыз бала вафат, әтисе белән улы хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Башкортстанда бер гаилә гөмбә белән агуланган
https://pixabay.com

Башкортстанда бер гаилә әгъзалары барысы да берьюлы гөмбә ашап агуланган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Әти кеше ике нәни баласы белән гөмбә ашаган. Кичке аштагы гөмбәле ризык фаҗига китереп чыгарган.

Икенче көнне иртән 6 яшьлек кыз баланың мәетен тапканнар. 29 яшьлек әти кешене һәм аның 2 яшьлек улын хастаханәгә озатканнар. Бу турыда телеканал үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига Әбҗәлил районындагы бер торак пунктта булуы билгеле. Хәзер әлеге вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

«Тикшерү версиясе буенча, 10 августта әти кеше авыл читендә гөмбә җыйган. Ул гөмбәләр турында яхшы белмәгән килеш, кырда үсә торган гөмбәләрне җыйган. Аларның агулымы икәнен ачыкламыйча гына, ризык итеп пешергән. Аннары балалары белән утырып ашаган. Төнлә ул үзенең хәле китүен аңлаган. Бу вакытта кызының да үз аңында булмавын күреп алган һәм ашыгыч ярдәм чакырган.  Урынга тикшерүчеләр барган. Якынча белешмә буенча, гөмбәләр ашарга яраксыз булып чыккан», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100