Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Турбазада ял иткәндә аю ботарлап ташлаган хатын ире каршында җан биргән

Урман сукмагыннан барганда бу хатын ерткычны очрата.

news_top_970_100
Турбазада ял иткәндә аю ботарлап ташлаган хатын ире каршында җан биргән
https://pixabay.com

Красноярск өлкәсендә бер хатынга аю һөҗүм итә. Енисейский районында Байкал бистәсе янында аю ботарлаган хатынны ире хастаханәгә алып барырга чыга. Имгәнгән хатын ире каршында вафат була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

1981 елда туган хатын аюны Лесное авылына таба барганда сукмакта очрата. Аю хатынны ботарлый, каты имгәтә. Ире килеп җиткәндә ул әле исән була.

Якынча белешмә буенча, ир һәм хатын, аларның балалары турбазада ял итә. Әни кеше Лесное күле янында ялгызы гына йөреп килергә чыгып китә. Хатынга аю очрый. Хатын бик озак күренми торгач, аны ире каршы алырга чыга. Шунда ул имгәнгән хатынын таба һәм хастаханәгә алып китә. Ләкин хатын юлда җан бирә.

Урында криминалистлар эшли, кешегә һөҗүм иткән ерткычны аучылар эзли башлый. Аучылар һәм инспекторлар аюны бер тәүлек узгач тапкан. Аны атып үтергәннәр, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100