Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Игнатьева турында хезмәттәше: «Аның җылысына бөтен кеше тартылып тора иде»

Казан шәһәренең 175нче мәктәбендәге коточкыч фаҗигадә ике укытучы һәлак булган.

news_top_970_100
Эльвира Игнатьева турында хезмәттәше: «Аның җылысына бөтен кеше тартылып тора иде»
Эльвира Игнатьеваның инстаграм битеннән

175нче мәктәптәге атышта 26 яшьлек укытучы Эльвира Игнатьева вафат булган. Ул әлеге мәктәптә 4 ел инглиз теле укыткан. Эльвира Игнатьеваның «Ел укытучысы» бәйгесендә 2 нче урын алуын язган идек.

Эльвираның хезмәттәше, инглиз теле укытучысы Айгөл Мансуровна аны бары тик җылы сүзләр белән генә искә ала: «Эльвира Николаевна — бик җылы энергетикалы кеше. Бөтен кеше дә аңа тартылып тора иде, бигрәк тә балалар. Минем хәтеремдә ул киң күңелле, ярдәмчел һәм ачык йөзле яшь кыз булып калачак», — диде ул.

Укытучының дус кызына да шалтыраттык. Елый, безнең белән сөйләшерлек хәлдә түгел иде.

Берничә айдан Эльвира Игнатьевага 27 тулган булыр иде…

Фаҗига кагылган кешеләрнең тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай түзәрлек көч бирсен сезгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100