Башкортстанда пассажирлар утырган автобус капланган

Башкортстанда пассажирлар утырган автобус капланган
Башкортстанның Благовар районында пассажирлар утырган автобус юл кырыена төшеп капланган. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Юл һәлакәте 10 майда төш вакытында була. Кашкалакша-Шырлык-Яныш трассасында автобус авариягә очрый. Ford Transit автобусы белән 33 яшьлек ир-ат идарә итә. Юлның 17нче километрында автобус юл кырыена төшеп каплана.

Авариядә ир-ат һәм хатын-кыз имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар.