Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларны сәнгати агарту»: укытучы җырламаган укучыга туфлиен ыргыткан

Балага туфлиен ыргыткан укытучыны социаль челтәрләрдә тикшерәләр.

news_top_970_100
«Балаларны сәнгати агарту»: укытучы җырламаган укучыга туфлиен ыргыткан
pixabay.com

Мәскәү өлкәсе Одинцово шәһәре мәктәбендә балага туфлиен ыргыткан укытучының «тәртибен» тикшерәләр, дип яза «МК».

Укытучы дүртенче класс укучыларына космос турында «Земля в иллюминаторе» җырын өйрәтмәкче булган. Бер малайның җырламыйча утырганын күргәч, укытучы аңа туфлиен ыргыта. Туфли тими, әмма малайның әнисе полициягә гариза язган. Алар хәтта президентка да мөрәҗәгать иткәннәр. Нервларын кулында тота алмаган укытучы балаларны гарипкә әйләндергәнче аны эштән куарга, хөкем итәргә өндиләр.

Социаль челтәрләрдә бу хатын зур гауга чыгарган. Укытучыны «Юбкалы Хрущев» дип атаганнар. Тарихтан билгеле булганча, залны тыңлата алмагач, Никита Хрущев, ботинкасын салып, БМО трибунасын төйгән.

Малай үзе бик җырлыйсым килгән иде, әмма җырның сүзләрен оныттым дип акланган. Әти-әни бу хәлне коточкыч хәл итеп күрсәтергә тырыша. Ата-аналарның бер өлеше укытучыны якларга тотынган. Алар фикеренчә, тәртипсез балалар укытучыны истерика халәтенә китереп җиткерә. Мәктәп директоры бу хәлне тикшерәчәген әйткән.

«Туфлиен ыргыткан, тимәгән дә. Ә тавышы — укучыны тәрәзәдән ыргыткан диярсең», — дип укытучыны яклап язалар социаль челтәрләрдә.

«Менә бу балаларны сәнгати агарту ичмасам!» — дип каһкаһә белән язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100