Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авариягә эләккән егет, иптәшен ярдәмгә чакырган, нәтиҗәдә икесе дә үлгән

Омск өлкәсендә ике ирне ут сугып үтергән.

news_top_970_100
Авариягә эләккән егет, иптәшен ярдәмгә чакырган, нәтиҗәдә икесе дә үлгән
pixabay.com

Омск шәһәре янындагы Ачаир бистәсендә куркыныч һәлакәт була, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы.

30 яшьлек егет, машинасы белән идарәне югалтып, юл читендәге электр баганасын бәрдерә. Нәтиҗәдә Покрово-Иртышское авылына бара торган чыбык өзелә. Авыл утсыз кала. Егет үзенә янаган куркынычны аңлап бетерми, 25 яшьлек иптәшенә шалтырата, машинасын алып китүдә ярдәм итүен сорый. Иптәше тиз арада килеп җитәчәген әйтә, машинага ут капмасын өчен аккумуляторны өзәргә киңәш итә.

Аккумуляторны өзгәндә егетне җиргә төшкән чыбыктан ут сугып үтерә.

Ярдәмгә килгән иптәше егетнең ни сәбәпле үлгәнен аңламаган дип фаразлана. Машинага капланып яткан дустын күргәч, ул аңа ярдәмгә ашыга. Машина янында аны да ут сугып үтерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100