Самара өлкәсендә нәни кызны көчләп, үтереп чокырга ташлаганнар

Самара өлкәсендә 12 яшьлек кызны башта көчләп, аннары үтереп ташлаган 26 яшьлек кешене тотканнар.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, коточкыч җинаять 8 апрельдә булган.

Баланың мәетен Красноармейски шәһәре читендәге чокырдан табып алганнар.

Үтерүчене тиз арада тоткарлаганнар. Аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә "Татар-информ".