Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның Фәйзи урамындагы мәктәптә атыш: трансляция

«Интертат» вакыйгалар хакында трансляция алып бара.

news_top_970_100
Казанның Фәйзи урамындагы мәктәптә атыш: трансляция

Фаҗигадә тагын бер кешенең - мәктәптә эшләгән хатын-кызның һәлак булуы билгеле булды.

Атышта туганнары һәлак булган гаиләләргә 1 миллион сум биреләчәк. Авыр һәм уртача авырлыкта яраланган кешеләр 400, җиңел яраланганнар 200 мең сум алачак.

Казанның 175 нче мәктәбендәге атышта зыян күргән кешеләрне, кирәк булган очракта, Мәскәүгә федераль медицина үзәкләренә дәваланырга җибәрәчәкләр.

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итү аркасында, 14 майга кадәр балаларга урамга чыгуны тыю турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан мәктәбендә атыш оештырган җинаятьченең корал тотып урамнан барганы видеога эләккән.

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның 8А сыйныфында укучы улы мәктәптәге теракта җәрәхәтләнгән, хәзерге вакытта хастаханәдә ята.

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, республика хөкүмәте Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә түләүләр әзерли.

12 майда Казан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак. Республика Президенты йөкләмәсе буенча, барлык белем бирү оешмаларында тикшерү оештырылачак һәм иминлек чаралары күреләчәк.

Атышта җиде бала, бер укытучы һәлак булды. Тагын 21 (18 бала, 3 олы кеше) кеше хастаханәдә. Зыян күргән 6 бала авыр хәлдә ренимациядә ята.

175 мәктәптә атыш оештырган җинаятьче үзе генә эш иткән, аның ярдәмчеләре булмаган дип хәбәр итте, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде.

11 майда Казандагы мәктәпләрдә икенче сменада уку булмаячак.

Фаҗига турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төгәл мәгълүмат бирде. 8 нчы сыйныфта укучы 4 малай, 3 кыз һәлак булган.

Фаҗигадә Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның баласы яраланган.

175 мәктәп - шартлаудан соң төшерелгән кадрлар. .

Кулга алынган Илназ Г. иртән телеграм каналга кешеләрне үтерәчәген һәм үзенә кул салачагын әйтеп язган булган.

«Икенче дәрес башлангач, шартлаган тавыш ишетелде. Укучылар балаларны кабинетларда бикләп куйды. Икенче дәрес тәмамлаганда росгвардеецлар балаларны чыгара башлады", - дип сөйләгән укытучыларның берсе.

Балаларны тәрәзәләрдән эвакуацияләгәннәр. Берничә бала тәрәзәдән сикергән, аларның хәлләре ничек икәне әлегә билгеле түгел.

Мәктәпкә һөҗүм иткән террорчыларның икенчесе ликвидацияләнгән.

Мәктәп янында үлгән һәм яраланган балалар ята.

Фаҗига булган урынга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән.

Мәктәпкә һөҗүм иткән кеше кулга алынган. Ул Илназ исемле, шушы мәктәптә укыган кеше, аңа 19 яшь, айтишник булырга укыган.

10.20 Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә (рәсми рәвештә игълан ителмәде) мәктәпкә битлекле, кораллы берничә кеше кергән. Тугыз кеше үлгән һәм унике кешене яраланган, дип язалар.

10.05 Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан № 175 мәктәптә атыш тавышлары ишетелә. Экстрен хезмәтләр — ОМОН, янгын сүндерүчеләр, ашыгыч ярдәм китерелгән. Мәктәп әйләндереп алынган, беркемне дә якын җибәрмиләр.

175 номерлы мәктәпкә ОМОН, янгын сүндерүчеләр килгән, мәктәпкә беркемне дә якын җибәрмиләр.

«Интертат» балалары шушы мәктәптә укыган анага шалтыратты. Ул, елап, балаларының кабинетка бикләнүен әйтте. Кайбер балалар тәрәзәләрдән сикергәннәр. «Интертат» чыганага хәбәр иткәнчә, аның балалары яраланган кешеләрне күргән.

Дөрес мәгълүмат җиткерү максатыннан, мәктәптәге хәлләрдән хәбәрдар булганнарның безнең белән элемтәгә керүен сорыйбыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100