Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишекне бикләмәгән булсак безгә дә ата иде»: укучылар мәктәптәге атыш турында

Бүген Казанның 175 нче гимназиясендәге атышта 7 бала һәм 2 укытучы һәлак булды.

news_top_970_100
«Ишекне бикләмәгән булсак безгә дә ата иде»: укучылар мәктәптәге атыш турында
Полина Шевчук

175 нче мәктәп укучыларының мессенджерларда җибәргән аудиязмалары интернетта таралды.

А. исемле бер кыз, пышылдап кына «Без кабинетта бикләндек, мин парта астында утырам» дип аудиоязма җибәргән. Кыз сөйләгәндә ату, шартлау тавышлары ишетелә.

Икенче бер кыз «Сәлам, бу синең мәктәптә булмадымы? Синең белән бар да яхшымы?» дигән СМС-хәбәргә елый-елый аудиоҗавап җибәрә:

«Сәлам. Әйе бу минем мәктәптә. Бу коточкыч. Беренче катта безнең аста гына балаларны шартлаттылар. Мин шул кабинет өстендәге, икенче каттагы бүлмәдә утыра идем. Ул икенче катта атып йөрде. Бик куркыныч. Төтен исе чыкты, канга баткан балаларны күтәреп алып чыктылар.

Кошмар. Барыбыз да парта асларына качтык, кабинетларны бикләдек. Ул чыгып, ишекләрне тарткалап йөрде. Ишекне бикләмәгән булсак, безне дә аткан булыр иде», — дип сөйли ул.

Бер укучылар МЧС хезмәткәрләре ярдәмендә мәктәптән чыгып китүләрен видеога төшергән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100