«Корстон”ның KazanSummit уза торган конференцияләр залында түшәм конструкцияләре җимерелеп төшкән

Килгән зыян миллионнар белән исәпләнә.

10 май кичендә «Корстон”ның KazanSummit уза торган конференцияләр залында түшәм конструкцияләре җимерелеп төшкән. Бу хакта хәбәр “Татарстан24” каналы сайтында чыкты.

Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, түшәм конструкциясе куркнычсызлыклык кагыйдәләрен дөрес үтәмәүдән килеп чыккан. Бәхеткә, бу вакытта залда кешеләр булмаган.

Ә көндез исә бу залның халыктан кайнап торуы билгеле. Чөнки “Корстон”да KazanSummit2018 уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Залны бүген төнлә җыештырганнар. Килгән зыян миллионнар белән исәпләнә. Хәзер исә килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Беренчел мәгълүматлар буенча, подрядчы оешма конструкцияләрне тиешенчә беркетмәгән булган.