Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар күмәкләшеп сугышкан

Айдаров урамындагы вакыйганы шаһитлар видеога төшереп торган.

news_top_970_100
Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар күмәкләшеп сугышкан

Казан урамында ике ир-ат һәм ике хатын-кыз күмәкләшеп сугышкан. Аларны узып баручылар видеога төшереп алган. Бу кадрлар ВКазани поймут төркемендә чыкты. «Айдаров урамында ике гаилә пары сугышты. Ни бүлешкәннәрдер, билгесез», — дип язылган.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, башта ир-атлар бер кырыйда, хатыннар икенче кырыйдарак бәргәләшә. Ир-атларны өченче кеше аерырырга да маташа. «Җитте» дип кычкыра ул.

Хатын-кызлар бер-берсен җиргә дә бәреп ега. Алар көндәшенең битенә дә суга, аяклары белән дә тибешләр.

«Яулыклы хатын да сугыша. Хатын-кызлары нормаль түгел», — дип сөйли видеоны төшерүче хатын-кыз тавышы. Бу хәлне балалар да карап тора. «Сугышалар», — ди кадр артында малай тавышы.

Сугышучылар янына бер эт тә килеп җитә. Яулык кигән хатын-кыз кырыйга китеп баш киемен рәтли дә, кабат көндәшләре янына китә.

Әлеге җәнҗал ни белән тәмамланганы хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100