Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендә торак йортта газ шартлаган, үлүче һәм имгәнүче кешеләр бар

Бик каты пешкән бер хатын-кыз реанимациядә ята.

news_top_970_100
Киров өлкәсендә торак йортта газ шартлаган, үлүче һәм имгәнүче кешеләр бар
Киров өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Киров өлкәсендәге Кинур бистәсендә урнашкан күп фатирлы йортта газ шартлаган. Өч кеше имгәнгән, бер кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Шартлау бүген иртән 6.30 сәгатьтә өч катлы бинаның беренче катында була. 1957 елда туган ир-ат үлгән. 1969 елда туган хатын-кыз бик каты пешкән. Биредә яшәүче 16 кешене эвакуацияләгәннәр.

Ике кешегә табиблар ярдәм күрсәткән һәм алар өйләрнә кайтып киткән. Бик каты пешкән хатын-кыз хастаханәдә реанимациядә ята.

«Беренче каттагы стеналарның бер өлеше җимерелгән. Хәзер хәрабәләрне аралау эшләре бара. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана», — дип сөйли Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Киров өлкәсе буенча Кризислы очракларда идарә үзәге җитәкчесе Евгений Скочилов.

Бу эшне прокуратура һәм Тикшерү комитеты хезмәтләре тикшерә.

ТАСС агентлыгы төбәкнең экстрен хезмәтләрендәге чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, шартлау газ чыгып тору сәбәпле булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100