Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул аңына килде, ашарга тырыша иде»: «Европа Плюс» радиосы ди-джее фаҗигале вафат

Максим Рогачевның башына плитә төшкән.

news_top_970_100
«Ул аңына килде, ашарга тырыша иде»: «Европа Плюс» радиосы ди-джее фаҗигале вафат
Максимның ВКонтакте аккаунтыннан

«Европа Плюс»ның Волгоградтагы танылган радио алып баручы Максим Рогачев, өч атна буе аңсыз ятканнан соң вафат булган.

29 яшьлек Максим радио эшләүдән тыш төзелештә дә эшләгән, чөнки радиода эшләгән хезмәт хакы җитәрлек булмаган, дип яза «Блокнот Волгограда». 19 апрель көнне төзелештә авыр станокны бушатканда аның башына плитә төшә. Алып баручының ярты бите булмый дип яза сайт.

Операция 13 сәгать дәвам итә, егетне кисәкләп җыялар. Максимның хәлен "тотрыклы авыр" дип бәялиләр, ул өч атна буе үз аңында булмый. Хәле яхшыруга таба дип өметләндерсәләр дә, ахыр чиктә аны коткарып кала алмыйлар. Тугызынчы май көнне аны комадан чыгаралар. «Ул аңына килде, ашарга тырышып та карады. Үзе йота ала иде, әмма бик нык сызланганга күрә яңадан ИВЛ аппаратына тоташтырдык», — дигән аны дәвалаган табиб. Ясалма сулыш аппаратына тоташтыргач, Максим җан бирә.

Табиблар әйтүенчә, аның бер атна элек инде йөрәге туктаган булган, табиблар аны «терелтеп» җибәргән булалар. Бу юлы аны аңына китерә алмыйлар.

Максим күптән түгел генә өйләнгән булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100