Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтеш районында полиция хезмәткәренә сәнәк белән һөҗүм иткән кешегә атканнар

Психик авыруы булган ир-ат хокук саклаучыларга һөҗүм итә, машина тәгәрмәчен тишә.

news_top_970_100
Тәтеш районында полиция хезмәткәренә сәнәк белән һөҗүм иткән кешегә атканнар
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстанның Тәтеш районында психик авыруы булган ир-ат полиция хезмәткәренә сәнәк белән һөҗүм иткән, патруль машинасының тәгәрмәчен тишкән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 7 июльдә Тәтеш районындагы авылларның берсендә яшәүче ир-ат күршесенең мотоблогын талап алмакчы була. Бу ир-ат психиатрда хисапта тора. Җәнҗалны тикшерү өчен урынга полиция хезмәткәрләре бара. 

Адекват булмаган ир-ат хокук саклаучыларны күргәч, кулына сәнәк ала. Ул патруль машинасының тәгәрмәчен тишә. Аннары хокук саклаучыларның берсенә һөҗүм итә. Полиция хезмәткәре качып өлгерә, сәнәк белән сугу машина кузовына эләгә.

Ләкин ачуы чыккан ир-ат кабат полиция хезмәткәренә ташлана. Шуннан соң хокук саклаучы табель коралын кулланырга мәҗбүр була, ул атып җибәрә. 

Һөҗүм итүче ир-ат яралана, аны хастаханәгә илтәләр.

Әлеге вакыйгадан соң «хакимият вәкиленә карата көч куллану» маддәсе буенча җинаять эше ачыла, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге җинаятьнең Олы Шәмәк авылында булуын хәбәр итте. Полициягә һөҗүм иткән ир-ат 1988 елда туган. Ул күршедә яшәүче пенсионерга ташланганда исерек була. Пенсионер полициягә хәбәр итә. Аның сүзләренчә, исерек ир-ат сәнәк белән куркытып, пенсионерның мотоблогын талап алган. 

Аннары бу хәлне тикшерү өчен урынга участковый килә. Адекват булмаган ир-ат полиция машинасының йөртүче ягындагы ишеген, тәгәрмәчен сәнәк белән кадый. Полиция хезмәткәре бу ир-атны тынычландырырга тырыша, сәнәкне җиргә куярга куша һәм полиция бүлегенә барырга чакыра. Ләкин ир-ат агрессив була һәм участковыйга сәнәк белән ташлана.

Полиция хезмәткәре үзен һәм гариза язган ир-атны «гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булган көч кулланудан» саклау өчен корал файдалана. Ул бер тапкыр һавага ата, ләкин җинаятьче тукталмый. Ул сәнәк белән һөҗүмне дәвам итә. Шуннан соң участковый тагын бер тапкыр атарга мәҗбүр була. Һөҗүм итүче ир-атның күкрәк читлеге яралана, аны район үзәк хастаханәсенә илткәннәр.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Якынча нәтиҗәләр буенча, табель коралын куллану законлы дип табылган, диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100