Алабай эте 34 яшьлек ир-атны чәйнәп үтергән

Алабай эте 34 яшьлек ир-атны чәйнәп үтергән
Свердловск өлкәсенең Пионерский бистәсендә 34 яшьлек ир-атны эт талап үтергән. Фаҗига урыныннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Мәрхүм ир-ат пилорама яныннан узып бара. Бу пилораманы алабай токымлы эт саклый. Ул пилорама янындагы ояда яши, чылбырга бәйләп куелган. Бер мизгелдә хайван оядан атылып чыга, узып баручы ир-атка ташлана. Шуннан соң алабай ир-атны оясына сөйрәп алып керә һәм шунда тешләп, чәйнәп үтерә.

Пилорамада өч алабай яши. Алар еш кына кешеләргә дә ташлана, авылдагы этләргә дә һөҗүм итә, диелгән бу хәбәрдә.