Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда олы ир-атны танышының алты яшьлек малаен көчләүдә гаеплиләр

Өлкән яшьтәге ир-ат кунакка килгән баланы үтерү белән куркыткан.

news_top_970_100
Казанда олы ир-атны танышының алты яшьлек малаен көчләүдә гаеплиләр
https://pixabay.com/

Казанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат алты яшьлек малайны көчләүдә гаепләнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Гыйнвар аенда бу ир-ат янына таныш хатыны килә. Хатын белән алты яшьлек малае да була. Алар бергәләп Яңа елны бәйрәм итәргә җыена.

2 гыйнварда төнлә белән хатын кибеткә аракы алырга чыгып китә. Алты яшьлек малай исә исерек ир-ат белән өйдә калып тора. Ир-ат баланы башта кыйный, аннары үтерү белән куркытып, сексуаль көчләү гамәлләре кыла. 

Бераз вакыт узгач бала бу хәлне әнисенә сөйләп бирә. Хатын полициягә мөрәҗәгать итә. 

Ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән. Шул исәптән аны көчләүләр өчен дә җаваплылыкка тарткан булганнар. Ул алты яшьлек малайны көчләүдә гаебен танымый. 

Суд карары буенча бу кешене кулга алганнар һәм СИЗОга озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100