Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Пистолетыңны ташла, юкса үтерәм»: Башкортстанда участковыйны үтерә язганнар

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат иптәшен ярдәмгә чакыра һәм алар икәүләшеп полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә.

news_top_970_100
«Пистолетыңны ташла, юкса үтерәм»: Башкортстанда участковыйны үтерә язганнар
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Стәрлебаш районында узган атнада участок полиция хезмәткәрен атып яралаганнар. Ул БСТ каналында тапшыруда әлеге вакыйга турында үзе сөйләгән. Һөҗүм вакытында участковый тагын бер хезмәттәше белән бергә була. 3 декабрьдә алар Акчишмә авылына килә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчене тоткарларга тиеш була. Тик өйдә аның иптәше дә була. Ир-атлар полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«[Һөҗүм итүчеләрнең берсе] Газетдинов пистолет алды, участковый атты һәм „Пистолетыңны ташла“, диде. Шул чакта Газетдинов минем артка качты һәм башыма пистолет терәде. „Пистолетыңны ташла, юкса мин аны үтерәм“, — диде. Мин исә участковыйга кычкырам: „Пистолетыңны ташлама, ул безнең икебезне дә үтерә, бар йөгер, наряд чакыр“, — дидем. Шуннан соң хезмәттәшем китә башлады, ярдәм чакырырга йөгерде. Тагын нишлик инде? Без икебез дә шунда кала ала идек. Ул миңа булыша алмый ич», — дип сөйли яраланган участок полиция хезмәткәре.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрне тиз арада тоткарлыйлар. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иткәннәр. «Федоров районында Югары Алыштан авылы тирәсендә урманны тикшергәндә бу ике ир-ат табылды. Алар участковыйларга һөҗүм итүдә шикләнелә», диелә.

Тоткарлаган чакта, ир-атларның берсе үз-үзенә кул салмакчы була, ләкин аны табиблар коткара. Хәзер ул хастаханәдә ята. Яраланган участковый да хастаханәдә ята. Аның иңбашына һәм аягына атканнар.

Стәрлебаш районында яшәүче 42 яшьлек ир-атны сак астына алганнар. Участковыйлар нәкъ менә аның артыннан килгән була. Ир-ат 52 яшьлек иптәшен ярдәмгә чакыра. Алар участковыйлар белән барудан баш тарта. Каршылык күрсәтәләр, сугыша башлыйлар. Аннары бер участковыйның табель коралын тартып алалар. 52 яшьлек ир-ат берничә тапкыр участковыйларга ата. Аннары җинаятьчеләр машинага утырып качып китә. Тоткарлаган чакта 52 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы була. Бу турыда «Башинформ» алданрак хәбәр иткән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100