Бәхәсләшеп 41 йомырка ашаган ир-ат үлгән

Бәхәсләшеп 41 йомырка ашаган ир-ат үлгән
Һиндстанда яшәүче 42 яшьлек Субхаш Ядав исемле ир-ат йомырка ашап, вафат булган.  Бу турыда Gulf News басмасына сылтама белән Рамблер.Новости хәбәр итте.

Ул дусты белән бәхәсләшә, 50 йомырканы ашап бетерә алам дип сүз куеша. Субхаш 41 йомырканы ашый, шуннан соң үлә. Соңгы йомырканы йоткач, ир-ат аңын югалтып егыла һәм аңына килми, диелә хәбәрдә.

Бәхәстә җиңүче 2000 рупий (1800 сум) алырга тиеш була.