Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куе кара төтен баскан өйдә калган баланы күршесе алып чыккан

Тугыз яшьлек малай реанимациядә вафат булган.

news_top_970_100
Куе кара төтен баскан өйдә калган баланы күршесе алып чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Новосибирск өлкәсендә бер ир-ат тугыз яшьлек баланы үлемнән коткарган. Бала төтен баскан өйдә ялгызы калган булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, 5 майда Искитим шәһәрендә бер йортка ут каба. Күршедә яшәүче ир-ат төтенне күреп ала. Шунда ук хуҗа хатын да була, ул өйдә калган баласын коткаруны үтенә.

«Ишектән куе кара төтен ургылып чыга, ир-ат шунда кереп китә. Ул берни дә күрмичә бара, төтен арасыннан баланы таба. Аннары ир-ат малайны верандага алып чыга», — диелә ведомство хәбәрендә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә, башка корылмаларны янгыннан коткарып кала. Янгын 36 квадрат метр мәйданда була. 

Имгәнгән баланы хастаханәгә илткәннәр, ул реанимациядә ята, диелә хәбәрдә.

Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, баланың тәненең 95 процент өлеше пешкән. Ул хастаханәдә вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100