Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгород өлкәсендә бер авылдагы йортта газ шартлаган, алты фатир җимерелгән

Хәрабәләр астыннан табылган ике кешене коткара алмаганнар.

news_top_970_100
Түбән Новгород өлкәсендә бер авылдагы йортта газ шартлаган, алты фатир җимерелгән
https://52.mchs.gov.ru/

8 апрельгә каршы төндә Түбән Новгород өлкәсендәге Филинское авылында ике катлы йортта газ баллоны шартлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Коткаручыларның эшләгәнен шаһитлар видеога төшереп торган.

Шартлау турында төн уртасында хәбәр итәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәндә ике катлы йорттагы алты фатир да тулысынча диярлек җимерелгән була.

Фаҗига вакытында өйдә булган кешеләр турында белешмә ачыкланган. Хәрабәләр астыннан ике кешене табып алалар. Аларның берсе урында ук үлә. Икенчесен бик авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Ләкин ул реанимациядә үлә. Тагын алты кеше имгәнә.

Якынча мәгълүматлар буенча, фатирларның берсендә газ баллоны шартлаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Новгород өлкәсе буенча идарәсе башлыгы Валерий Синьков сүзләренчә, йорт яшәү өчен яраклы түгел. Аны торгызу яки бу урында башка йорт төзү турында карарны җирле хакимият кабул итәчәк.

Хәзерге вакытта харәбәләрне аралау эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100