«Мин аны ташламыйм»: Авыру хатыны чыга алмагач, ир дә яна торган йортта калган

Әби белән бабайны коткаралар һәм хастаханәгә озаталар. «Идән астындагы бәрәңге өшеп бетә бит», — дип борчыла бабай.

3 декабрьгә каршы төндә Красноярск өлкәсенең Назарово шәһәрендәге Пушкин урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Ишегалдындагы сарайга ут каба һәм өйгә күчә. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

«Миңа төнлә шалтыраттылар, әти-әниемнең йорты януын әйттеләр. Килеп җиткәч, йорт түбәсе януын күрдем. Янгын сүндерүчеләр түбәдән су сиптереп, ялкынны сүндерәләр иде. Әти-әни ни хәлдә — беренче уем шул булды. Әнигә 74 яшь, ул инвалид, йөри алмый. Әтигә 78 яшь, ул ярымсукыр. Бер күзе бөтенләй күрми, икенчесендә глаукома. Исән булсалар гына ярар иде дип уйладым. Аларны тәрәзәдән алып чыктылар, ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Алар төтен белән агуланган иде. Әти-әнине коткаручыларга рәхмәт», — дип сөйли Татьяна Краснова, бабай белән әбинең кызы.

Татьяна сарайга ут төрткәннәрдер дип фаразлый. Агач сарай бик тиз яна, шифер шартлый, ут өйгә шулай тарала.

Валентина Сергеевна һәм Михаил Павлович кичке тугызда йокларга ята. Алар төнлә тәрәзә шакыгач уяна. Михаил Павлович янгын чыгуын күреп ала. Ул чакта түбә яна торган була, бабай өйдән чыгып китә ала. Тик ул Валюшасын ташлап китми. Үлсәк тә, калсак та бергә булабыз дип, карар кабул итә.

«Әти үзе генә әнине күтәреп алып чыга алмый инде. Көче җитмәс иде. Ул үзе генә чыгып китә ала, тик әнине калдырмый. Алар 55 ел бергә яшәде, бер-берсен беркайчан да ташлап китмәсләр иде», — ди Татьяна.

Әби белән бабай яна торган йортта күпме торганнарын белми, минутлар мәңгелек булып тоела. Инде ишек тә яна башлый. Бәхеткә, алдагы көнне генә өйгә су керткәннәр. Михаил Павлович караңгыда чүмеч табып алып, ишеккә су сибә башлый. Төтенгә буылып ютәлли, битен томалый, ләкин су сибүен дәвам итә. Шул чакта ул хатынына дәшә.

«Валя, бар да яхшы була. Хәзер янгын сүндерүчеләр килә. Хәзер киләләр», — ди ул.

Аннары бабай янгын сүндерү машинасы тавышын ишетә. Коткаручылар өйгә кереп җиткәнче, бабай әбинең кулыннан тотып утырып тора. Алар тәрәзәне ватып кергәч кенә, бабай да өйдән чыга.

«Әти хастаханәдә аңына килгәч, өйгә кайтырга маташты. „Җибәрегез инде, ватык тәрәзәне генә төзәтеп киләм. Идән астындагы бәрәңге өшеп бетә бит“, — дип борчылды. Түбәнең янып беткәнен, бүлмәдән күккә карап булганын әйтергә туры килде. Өйне эт саклап тора, дидек. Әти эт исән булганга да бик сөенде», — дип сөйли кызлары Татьяна.

Хастаханәдән чыккач, әби белән бабай кызлары Татьяна белән торачак.

«Әти белән әни 55 ел элек шушы шәһәрдә танышкан. 23 яшьлек әти дустына кунакка барганда, күрше кызына гашыйк булган. Бу минем әни иде. Шуннан бирле алар бергә. Әни заводта, әти төзелештә эшләде. Алар миңа ике улымны үстерергә ярдәм итте. Рәхмәт аларга», — дип сөйли бу хатын.